Хөрмәтле укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән бу елда һөнәри эшчәнлегебезгә мөһим дәүләт проектларын һәм үзгәрешләр кертергә туры килде.”
Безнең һөнәр үзенчәлекле. Тормыш педогогка һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзер укытучы профессиональ яктан грамоталы, укытуның яңа чараларына һәм инновацион методикаларына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын аңларга тиеш.
Белем бирүнең формасы һәм эчтәлеге, белем сыйфатын бәяләү системасы үзгәреп тора, цифрлы белем бирү мохите формалаша. Әмма укытучы миссиясе үзгәрешсез кала.
Бүген сезнең һәрберегезгә, кадерле педагоглар, хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр рәхмәт белдерәсем килә. Балаларга карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, алдан әйтеп булмый, белеп булмый торган шартларда да сыйфатлы итеп эшли белгәнегез өчен.
Иң әһәмиятле проектларны да сезнең иҗади катнашыгыздан һәм профессионализмнан башка тормышка ашырып булмый.
Сыйныфка килеп кергәч үк, укытучы үзенең мөнәсәбәте, белеме, таланты белән баланың шәхесе формалашуына зур йогынты ясый. Дәрескә кергәч, сез инде һәр укучының мәктәптәге тормышы белән яши башлыйсыз.
Укытучының хезмәт нәтиҗәсен проект күрсәткечләре һәм сроклары белән генә бәяләп булмый - ул һәр укучының язмышы белән тыгыз бәйләнгән.
Сез - уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыклар ачасыз.
Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез, зирәк остазлар , сезне аңлый торган әти-әниләр һәм яраткан укучыларыгыз булсын. Балаларга бүләк иткән җылылык, сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!