4-28 сентябрьдә Татарстанда «Галимдә кунакта» Бөтенроссия проекты узды. Балалар һәм яшүсмерләр республиканың төрле фәнни казанышлар турында белделәр һәм илебез галимнәре белән шәхсән таныштылар. Проект Татарстанның 35 районын колачлады.
Ай буе Татарстанның бер районыннан мәктәп укучылары төркеме күрше районнарга чыкты. Анда аларны интерактив мәдәни-белем бирү программасы әзерләнгән: күренекле җирле фән эшлеклеләре белән очрашулар, фәнни-тикшеренү оешмалары, югары уку йортлары, предприятиеләр, музейлар, көллиятләр һәм тикшеренү үзәкләре буенча экскурсияләр, фәнни мастер-класслар.
Әйтик, Ютазы районы укучылары Лениногорск нефть музеенда булдылар, беренче чыганакның кайда тууын белделәр һәм нефть чыгару тарихы белән таныштылар. Мөслимнән килгән яшүсмерләр «Кванториум» балалар технопаркында һәм Әлмәттәге «Әлмәт» интерактив фәнни-танып белү үзәгендә булдылар. Уку экскурсияләрендә Татарстанның 35 районыннан 2500 укучы катнашты.
«Галимдә кунакта» проекты алга таба да дәвам итәчәк.