«Гонки Четырех» спорт туризмы буенча Бөтенроссия ярышларына йомгак ясалды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

2023 елның 30 сентябреннән 1 октябренә кадәр Мәскәүнең Бутовский  урман паркы территориясендә «Гонки Четырех» җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Быел ярышларда 920 команда катнашты,  бу Россиянең 36 төбәгеннән килгән 3680 кеше. Безнең республика командасын  «Простор»  Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр  йорты тәрбияләнүчеләре һәм Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районы педагоглары Сергей Дерзаев һәм Татьяна Цыганова тәкъдим итте.

 Ике көн дәвамында Мәскәү янындагы  урманда төрле яшьтәге туристлар командалары биш дәрәҗәдәге дистанцияләрдә  ярыштылар. Дистанциянең озынлыгы - 3 тән 11 километрга кадәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International