Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Укытучы көне белән котлавы

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кадерле укытучылар һәм педагогик хезмәткәрләр!

 Сезне гаҗәеп  бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм.  Бүген бөтен ил буйлап чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырый. Безнең һәркайсыбыз үзенең беренче остазларын  яхшы хәтерли. Сез язарга һәм укырга, карарлар кабул итәргә, кайчак катлаулы, әмма мөһим сайлау юлларын  өйрәтәсез, чын кеше идеалларын тәрбиялисез һәм балаларның сәләтләрен табарга ярдәм итәсез.

Россия Президенты бу елны педагог һәм остаз елы дип игълан итте. Һәм  бүген без салган традицияләр,  алдагы дистә еллар сезнең белән бергә булачак, ватан педагогикасы кебек үк тиз үсәчәк.

Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар телим.

Бәйрәм белән!

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International