ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларны Укытучылар көне белән котлады

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кадерле педагоглар, хөрмәтле педагогия хезмәте ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!  Укытучы һөнәре - ул һөнәр генә түгел, ул - күңел яткан эш тә, сәләт тә!

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителү һәр кешенең тормышында укытучының ролен һәм педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану булды.  Мәгариф системасын камилләштерү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, чөнки нәкъ менә педагоглар милләтнең рухи нигезен һәм киләчәк идеалын формалаштыра. Татарстан Республикасы педагогика мәктәбе Россия Федерациясендә бәхәссез абруйга ия һәм бу сезнең һәрберегезнең казанышы һәм өлеше!

Татарстан мәгарифенең данлы традицияләрен, методик базасын формалаштыруда педагогика хезмәте ветераннары аерым роль уйный, аларның күбесе бүгенге көнгә кадәр яшь буын укытучыларының остазлары ролендә сафта әле.  Укытучылар көне - безнең үсешебезгә йогынты ясаган һәр педагогка һәм остазга, безгә киләчәк һөнәребезне билгеләргә ярдәм иткән, безне игелекле һәм кыю, җаваплы, намуслы һәм гадел булырга өйрәткән, үзләрен белем бирүгә багышлаганнарга да, димәк, җәмгыятькә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе файдасына хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим!

 

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International