Татарстанда гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы уздырылды. Төбәк этабына гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныфларында белем алучыларның 170 төрле жанрындагы иншалар тәкъдим ителде. 2023 елгы әсәрләрнең иң популяр жанрлары эссе (67), хикәя (43), көндәлек (14), әкият (7), очерк (6), интервью (6) булды. 2021 һәм 2022 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабында тематикасы балачакка һәм яраткан китапларга багышланган юнәлешләр иң күбе булган иде. 2
023 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсының региональ этабында җиңүчеләр: Хәбибуллина Зөләйха( Балтач муниципаль районының «Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе), Тимохина Полина ( Югары Ослан муниципаль районының «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе), Дмитриева Елена («Спас муниципаль районының Кима урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе) Һадиева Виктория ( Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 145 нче лицее), Иванова Ольга («Казан сәүдә-икътисадый техникумы).