15-28 сентябрь көннәрендә Россиянең 76 төбәгендәге 673 көллият студентлары танылган спикерлар укыган онлайн-лекцияләр тыңладылар һәм гамәли биремнәр башкардылар. Катнашучылар үзләренең сыгылмалы һәм һөнәри осталыкларын актив кулланып, социаль әһәмиятле проектларны проектлаштырганнар һәм гамәлгә ашырганнар. Конкурсантлар аларга киләчәк эшчәнлекләрендә ярдәм итәчәк кыйммәтле белемнәр алдылар.
Түбән Кама агросәнәгать көллияте командасы онлайн-марафонда җиңүчеләр унлыгына керде.
Марафон Россия «Знание» җәмгыяте, Россия көллиятләр берлеге һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештыра.