Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнүче Урыссу интернат-мәктәбе 60 еллыгын билгеләп үтте

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне Урыссу интернат-мәктәбендә тантаналы чара - мәктәпнең 60 еллык юбилее узды.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы консультанты Илнур Газимҗанов, “БлагоДарение” яшь буынны һәм социаль инициативаларны яклау хәйрия фонды директоры Ренат Әюпов, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, хезмәт ветераннары, ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре катнашты.

Илнур Газимҗанов дефектолог укытучы Диләрә Хафизованы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International