Татарстан педагогы Арман Костанян "Ел укытучысы" конкурсы призеры

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

ТРның  Югары Ослан районы Иннополис  лицее  укытучысы Арман Костанян "Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсы призеры булды. Финалистларны  5 октябрьдә Мәскәүдә игълан иттеләр.

28 яшьлек педагог Россиянең иң яшь шәһәрендә - Иннополиста эшли. Аны бөтен илнең иң яхшы IT-белгечләр өчен махсус төзегәннәр. Һәм, аңлашыла ки, математика монда зур хөрмәттә. Арман Костанян нибары алты ел гына эшләсә дә, зур  уңышларга ирешкән. Аның укучылары күп тапкырлар халыкара һәм бөтенроссия олимпиадалары призерлары булдылар. Ә үзе ул март аенда "Татарстан ел укытучысы - 2023" республика конкурсында җиңде. Бүләк алгач, ул: "Мин, гомумән, укытучы булырга планлаштырмадым, ләкин ничектер шулай килеп чыкты. Һәм мин бу мөмкинлеккә чиксез шат, чөнки хәзер балалар, башка укытучылар белән эшләүдән ләззәт алам"-дигән иде. Дәресләр күңелсез булмасын өчен Арман Костанян стандарт булмаган методлар куллана : фортепьянода уйный, гаджетларны актив куллана. Арман Костанянның ординар булмаган педагог  икәнен , аның рэп стилендәге методикасы турында сөйләгән сайтына карап инанырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International