Чистайда «Инженерлык республикасы» мәгариф проекты кысаларында укучыларны әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

4 октябрьдә Чистай районының 2 нче лицее базасында яңа 2023-2024 нче уку

елына «Инженерлык республикасы» республика белем бирү проектын

гамәлгә ашыру кысаларында координация советы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар: база мәйданчыклары директорлары һәм аларның

урынбасарлары, “Лицей - инженерлык үзәге” муниципаль районнар

кураторлары һәм педагоглар.

Чакырылган кунаклар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры

урынбасары Минзәлия Закирова, мәгариф буенча башкарма комитет

җитәкчесе урынбасары, Чистай муниципаль районы мәгариф идарәсе

башлыгы Ольга Купцова, КНИТУ-КАИ мәгариф эшчәнлеге буенча

проректор Роман Моисеев, «Восток» КНИТУ-КАИның Чистай филиалы

директоры Илшат Мөхәммәтҗанов һ.б.лар.

Утырыш барышында «Инженерлык республикасы» мәгариф проекты

кысаларында Татарстан мәгариф оешмалары укучыларын әзерләү

мәсьәләләре, инженерлык кадрларын әзерләү стратегиясе турында фикер

алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International