Россия Президенты Владимир Путин башка юнәлешләр буенча педагоглар өчен өстәмә әзерлек курслары турындагы идеяне хуплады, бу хакта сүз дәүләт башлыгының "Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсы финалистлары белән очрашуында булды. "Мин монда укытучы күп профильле әзерлеккә ия булачагына бәйле рәвештә туарга мөмкин булган проблемаларны да күрмим. Киресенчә, миңа калса, бу белгечләр җитмәгән урында өстәмә мөмкинлекләр бирә, ә мондый мәктәпләр барыбер бар", - диде ул.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, министрлык тәкъдимне хуплый, һәм "яңа белгечлеккә өйрәтә алырлык белгечләр" булу мөһим, дип билгеләп үтте. "Әлбәттә, бу мәсьәлә буенча хезмәттәшләр белән эшлибез", - дип өстәде Кравцов.
Президент ачыклык керткәнчә, сүз яңа белгечлек турында түгел, ә укытучыларның башка предметлар буенча белем тармагын тирәнтен өйрәнүләре турында бара. "Моның турында уйларга кирәк, бу дөрес. Әлбәттә, дөрес. Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк", - диде Путин.
Чара Сочи чигендә- Сириус федераль территориясендә уза.