Арт-объект һәм интерактив павильон: Казанда Укытучы скверын эшли башладылар

2023 елның 7 октябре, шимбә

2024 елда Казанда Укытучы скверы барлыкка киләчәк.  Ул  Казансу яр буенда «УРАМ» экстрим-паркы һәм булачак Балалар паркы арасында урнашачак.

Киләчәктә иҗтимагый киңлектә интерактив павильон булдыру күздә тотыла, анда укытучылар белем бирү вакыйгаларын заманча технологияләр кулланып үткәрә алачак. Мәйданчык шулай ук укытучыларның үз укучылары белән очрашу урыны буларак кулланылачак.  Интерактив павильоннан тыш, скверда укытучыга багышланган арт-объект барлыкка киләчәк.

Проектны  ведомствоара команда эшли. Аның составына Татарстанның берничә төп ведомствосы керде.

Искәртәбез, бүген Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. РФ президенты Владимир Путин 2023 елны илдә педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International