Бу хакта “Республика Татарстан” газетасы хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, белем бирү тирәлегеннән аерылган бала җәмгыятьтә социальләшү мөмкинлеген югалта һәм коллективта шәхес буларак формалаша алмый.
Һадиуллин әти-әниләрне моңа җитди карарга чакырды, чөнки баланы изоляцияләү аның киләчәк тормышына йогынты ясаячак һәм аңа инде олы тормышта башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга комачаулык итәчәк.
Министр,аларның БДИ нәтиҗәләре дә мәктәпкә йөрүче балаларныкыннан түбәнрәк икәнлеген күрсәткән мәгълүматлар китерде.