Бүген “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ел саен укытучылар һәм республика мәктәпләре җитәкчеләре иң югары федераль дәрәҗәдә танылалар. Шулай итеп, Татарстан вәкилләре Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 3 урынны тоталар. «Без һәрберегезнең уңышлары белән горурланабыз», - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгариф тармагына аерым игътибар бирелә, матди-техник базаны үстерү өлкәсендә дә, шулай ук мәгарифнең сыйфатын һәм педагоглар хезмәтенең абруен күтәрүдә дә.