Казанның Яңа Савин районында 220 урынлы балалар бакчасы 48%ка әзер

2023 елның 7 октябре, шимбә

Казанның Яңа Савин районында балалар бакчасы төзелеше 48%ка үтәлгән. Объектта кирпеч  салу  һәм  ябу эшләре беткән, подвалның гидроизоляциясе һәм түбәне төзекләндерү төгәлләнгән.

Хәзер төзүчеләр катларны штукатурлыйлар, бизәкләү эшләрен башкаралар һәм инженерлык челтәрләрен салалар. Параллель рәвештә тәрәзә урнаштыру (85%) һәм фасадны эшләү (66%) бара. Тирә-яктагы территорияләрдә эшчеләр күләгә ясый торган түбәләр , коляскалар һәм чүп контейнерлары өчен мәйданчык төзиләр. Төзелеш «Демография» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Балалар бакчасына 220 бала йөриячәк. Инде билгеле булганча, балалар өчен 12 төркем ачачаклар, шул исәптән, сабыйлар өчен 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге дүрт ясле төркеме дә.

Исегезгә төшерәбез, төзелә торган балалар бакчасы янында күптән түгел 220 урынлык тагын бер мәктәпкәчә учреждение төзеделәр. Анда музыка һәм спорт заллары, психолог кабинеты һәм гаилә мастер-класслары өчен зур коворкинг-үзәк урнашкан. Соңгы биш елда Казанда 30дан артык балалар бакчасы төзелгән, ә 10 ел эчендә шәһәрдә тагын 86 мәктәпкәчә учреждение капиталь төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International