Денис Мантуров Рөстәм Миңнехановка сәнәгать әлифбасын бүләк итте

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты. Вице-премьер Өченче Регионара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килде.

Очрашуда Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проектлары, шулай ук, перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштылар. Чарада Россиянең 19 төбәгеннән һәм Үзбәкстанның 12 төбәгеннән 700 дән артык бизнес вәкиле катнаша.

Форум эшлекле даирәләр һәм оешмалар, Россия һәм Үзбәкстан регионнары арасында практик хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уздырыла. Эшлекле программа кысаларында транспорт-логистика, сәнәгать, туристлык һәм яшьләр өлкәләрендә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International