Очрашуда РФ Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнашты.
Чарада Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 40 укучы, аларның укытучылары һәм кураторлары катнашты. “Орленок”та уза торган Бөтенроссия яшүсмерләр педагогика форумы делегатлары Форумга дистанцион форматта очрашуга кушылды һәм педагогларга үзләренең видеосорауларын юлладылар.
РФ Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева балаларга Россиядә педагог һәм остаз елын үткәрүнең әһәмияте турында сөйләде.