Югары уку йортларында балалары булган студентлар өчен кыска вакытлы тору төркемнәре ачарга мөмкин

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

 Россиядә дүрт миллионнан артык студент исәпләнә. Алардан көндезгедә укучылар,  ягъни көн саен лекцияләргә йөрүчеләр - 2,6 миллион, яки 60 проценттан артык. Мондый мәгълүматлар мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында еллык докладта биреләгән. Статистика буенча, никахларның якынча 30 проценты кәләш әле студент булганда төзелә. Һәр дүртенче студент гаиләсендә бала туа. Әти-әниләрне укудан аермасыннар өчен , Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларына алар өчен кыска вакытлы тору яки ана һәм бала бүлмәләре оештырырга киңәш иткәннәр. Моны ничек эшләргә,  бу ведомство сайтында бастырылган тиешле методик тәкъдимнәрдә язылган.

 Мондый  төркемнәре, тулай торакларның һәм уку корпусларының беренче катларында урнаштырырга тәкъдим ителә,  әгәр аларда зарарлы лабораторияләр һәм җитештерү бүлмәләре булмаса.

Мондый балалар бакчаларының һәм яслеләрнең мәйданы аларга йөрүче балаларның санына карап исәпләнергә һәм балалар учреждениеләре өчен булган санитария, гигиена һәм башка таләпләргә туры килергә тиеш, диелә методик киңәшләрдә. Баланың  бу  төркемдә булу вакыты  дүрт сәгатьтән дә артмаска тиеш,  шул ук вакытта балаларны саф  һавага алып чыгарга рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International