Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясенә янкорма төзелеше 51%ка үтәлгән, яңа корпусны 1 декабрьдә тапшыру планлаштырыла. Хәзер мәктәптә 800 урынга 1813 бала белем ала.
Бүгенге көндә беренче һәм икенче катларда кирпеч салу, монолит төзелеш, түбәдә парапетлар урнаштыру, цоколь штукатуркасы буенча эшләр төгәлләнгән. Вентиляция монтажы 86%ка үтәлгән, фасад 60%ка җылытылган. Подвалның электр белән тәэмин итү эшләре 95%ка, ә беренче катның - 60%ка башкарылган.