Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар катнаша ала.
Конкурста катнашуның төп шартлары - ТР мәгарифен һәм фәнен үстерү юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куела торган таләпләргә туры килү.
Конкурс жюри составына мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр керә.
Конкурска бирелә торган материаллар 2023 елның 1 гыйнварыннан 15 декабренә кадәр эфирда яисә бастырылып чыгарга тиеш.