Татарстанда өлкән сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар үткәрелә

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

"Патриот" яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби әзерлекнең республика үзәгендә 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Авангард" хәрби хезмәте нигезләре буенча биш көнлек җыеннар башланды. ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова сәламләү сүзендә белдергәнчә, 2022 елның апрелендә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, “Патриот” үзәге базасында Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 10 нчы сыйныфлар белән хәрби хезмәт нигезләре буенча беренче тапкыр җыеннар уздырылган. Узган елда безнең республиканың 3 меңнән артык егете хәрби хезмәт нигезе буенча практик күнекмәләр алган.

Укучыларны тактик, ут һәм строевой әзерлек өйрәтәчәк. Аларны кирәкле медицина күнекмәләренә һәм массакүләм зарарлану коралыннан сакланырга өйрәтәчәкләр. Берничә көннән алар Калашников автоматын атачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International