«Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе старт ала

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узачак. Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.

Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узды. 

Диктантны трансляцияләү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International