«Большие Смыслы – 2023» Бөтенроссия форумы балаларның ялы һәм сәламәтләндерү системасын үстерү мәсьәләләренә багышланачак

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

11 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр «Смена»  балалар үзәгендә балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыручыларның «Большие Смыслы – 2023» Бөтенроссия форумы узачак. Чара илнең 70 төбәгеннән  педагогларны, вожатыйларны, мәктәп, балалар лагерьлары хезмәткәрләрен, яшьләр хәрәкәтләрен һәм балалар иҗтимагый берләшмәләрен, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен берләштерәчәк. Форумда катнашучылар балаларның ялы һәм сәламәтләндерү төбәк системаларын үстерү, балалар лагерьларында эшләүче кадрларны  әзерләү, вожатыйлар бергәлегенә ярдәм итү инструментлары, тәрбия эшләрен оештыру турында фикер алышачак. Сүз шулай ук балалар лагерьларында уңайлы мохит формалаштыру һәм инклюзив сменаларны гамәлгә ашыру, заманча балалар лагере инфраструктурасын яңарту, программаларны цифрлаштыру һәм медиага этәрү турында барачак.

Чаралар дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, кейс-сессияләр, лекторийлар, педагогик һәм креатив лабораторияләр форматында узачак.  Форумда беренче тапкыр төбәкләр күргәзмәсе эшләячәк, анда төбәк балалар лагерьлары һәм балалар белән каникуллар чорында эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International