23 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Светлогорск шәһәрендә (Калининград өлкәсе) халыкара фәнни-гамәли форум узачак . Чарада җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, педагоглар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр катнашачак. Форум тарихи хакыйкатьне саклауга багышланган тематик чаралар сериясен дәвам итәчәк: «Нюрнберг дәресләре», «Хабаровск процессы: тарихи әһәмияте һәм заманча чакырулар» һәм башаклар.
Катнашучылар хәзерге дөньяда нацизмга каршы торуның нәтиҗәле формалары һәм ысуллары турында фикер алышачак, мәгариф, тәрбия һәм агарту эшчәнлегендә “Без срока давности” проекты нәтиҗәләрен алга таба куллану планын билгеләячәк.