Түбән Кама медицина көллияте сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен «Абилимпикс» милли чемпионатының сайлап алу ярышларында катнашты.Чемпионатның финалына чыгу өчен Россиянең төрле шәһәрләреннән мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр 49 төп компетенциядә ярыштылар.
Түбән Кама медицина көллияте 2020 елдан «Массажист» компетенциясе буенча чемпионат уздыру өчен база мәйданчыгы булып тора. «Мәктәп укучысы» категориясендәге «Абилимпикс» төбәк чемпионатында җиңүче Ренат Ибраһимова сайлап алу турын узды һәм «Массажист» компетенциясендә бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп финалга чыкты. Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән 17 укучы арасында Ренат иң яхшылар бишлегенә керде, дүртенче урынны алды. Ул муен-яказонасы һәм иңбаш буынының классик һәм гигиена массажын уңышлы күрсәтте. Аның остазы Түбән Кама медицина көллияте бүлекләре мөдире, «Массажист» компетенциясе буенча баш белгеч Ләйлә Йосыпова.