Ноябрьдә үтәчәк Бөтенроссия конференциясендә «Подросток»ның эш тәҗрибәсе тәкъдир ителәчәк, диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
Бүгенге көндә «Подросток» челтәренә 66 объект керә һәм даими рәвештә 18 мең кеше шөгыльләнә. Шуларның яртысына якыны (48%) - 14 яшьтән 17 яшькә кадәр тәрбияләнүчеләр, 35% ы 7 дән 13 яшькә кадәр балалар, ә һәр унынчысы - 6 яшькә кадәр бала. Яшьләре 18 дән 21 гә кадәр һәм 22 дән 35 кә кадәр булганнар 4% тәшкил итә.
Яңа юнәлешләр арасында график дизайн, киемнәр дизайны, шул исәптән милли стильдә, пар-карате, k-pop бию юнәлеше барлыкка килде, ә 2024 елда пилотсыз очу аппаратларын һәм лазертагны проектлау буенча секцияләр кертү планлаштырыла. Барлыгы сәнгать-эстетик, спорт, техник, иҗат юнәлешендә 560 берләшмә эшли.