Татарстанның 1дән 4 сыйныфка кадәр булган 227 мең укучысы “Беренче хәрәкәтләр” нең значогын алачак. Аларны ноябрь аенда мәктәпнең кече сыйныфта укучы барлык балаларына да тапшыра башлаячаклар. Яңа геройга исемне республика халкы үзе сайлаячак.
Значок Хәрәкәтнең беренче баскычына - "Орлята России" программасына туры килә. Бу программа буенча сыйныф җитәкчеләре балалар өчен 9 трек буенча дәресләр үткәрә: иҗат, спорт, экология, волонтёрлык һәм башкалар. Аларда кече сыйныф укучылары остаханәләрдә шөгыльләнәләр, экскурсияләргә һәм походларга йөриләр, үз районнарының һәм шәһәрнең кызыклы кешеләре белән очрашалар.
"Движение Первых" - балалар һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте , "Большая перемена" конкурсында катнашучы Диана Красовская инициативасы буенча оештырылды һәм РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды. Аның максаты - балаларны, яшьләрне, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, педагогларны берләштерү.