Казан укучылары макулатура җыю акциясендә катнаша ала

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Татарстанда макулатура җыю акциясе башланды.  Акциядә   4-9 нчы сыйныф укучылары  катнаша ала, алар  үзләре яки  сыйныфташлары белән берләшеп макулатура тапшыра алалар.

Акция тәмамлангач, иң күп  макулатура тапшырган  өч финалистны билгелиләр. Аларга балалар күңел ачу үзәгенә сертификатлар бүләк итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Макулатура һәр шимбәдә,  12:00 дән 16:00 гә кадәр,  Җиңү проспекты, 141 адресы буенча  сәүдә үзәгендә    кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International