Россиядә мәгариф тармагы идарәчеләре һәм педагоглары өчен «Мәгариф флагманнары» конкурсының ярымфиналлары башланды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Ярымфиналистларга сәламләү сүзе белән РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, «Мәгариф флагманнары» конкурсы нәтиҗәсендә илнең белем бирү оешмаларына эшләргә  югары дәрәҗәдәге белгечләр килә.

«Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов «Мәгариф флагманнары» конкурсында катнашуга 100 меңнән артык кеше гариза биргән, дистанцион этапта мәгариф өлкәсендә 14 195 идарәче һәм 57 635 педагог катнашкан, диде. Шулар арасыннан 2183 иң күп балл җыйган конкурсант региональ ярымфиналларда очрашалар, алар бөтен Россия буенча уза.

     Ярымфинал сынаулары 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларның нәтиҗәләре буенча илнең һәр төбәгендә "Мәгариф өлкәсендә педагоглар һәм идарәчеләр" максатчан төркеме буенча конкурс финалистлары билгеләнәчәк. Финал агымдагы елның ноябрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International