Җәй дәвамында Кара диңгез яры буенда урнашкан лагерьларда Татарстаннан 5 меңгә якын бала ял иткән. Сүз Анапа һәм Кырымдагы учреждениеләр турында бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. 500гә якын бала «Артек» Халыкара балалар үзәгенә һәм «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә ял иткән. Бу социаль актив, иҗади сәләтле балалар, конкурсларда һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләр.