КНИТУ- КАИ үз тулай торакларын төзекләндерү өчен 24 млн сум акча тотарга җыена. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Дүрт тулай торакны тәртипкә китерү күздә тотыла: болар №2 (Большая Красная ур., 18/7), №4 (Короленко ур., 85 й), №6 (Товарищеская ур., 30 йорт) һәм №7 (Товарищеская ур., 30а йорт).
Подрядчыдан тәрәзәләрне алыштырырга, откосларны яңадан штукатурларга һәм фасадларны буярга, калган төзелеш чүпләрен алып чыгарга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк булачак (барлык биналарда да).