Быелгы җәйдә Татарстаннан якынча 150 мең бала лагерьларда ял иткән

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

 Быелгы  җәйдә Татарстаннан 148 мең бала сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән, бу бирелгән планның 91% ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Ул шулай ук җәй дәвамында Татарстанда палатка тибындагы 46 лагерь эшләве турында әйтте. Аларда  барысы 10 меңгә якын кеше, 1377 хезмәт һәм ял лагерьларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 70 мең кеше ял иткән. Сменалар  лагерь төренә карап  7 көннән 21 көнгә кадәр дәвам  иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International