Россиядә гомуми белем бирү оешмалары арасында этномәдәни белем бирү эшен иң яхшы оештыруга конкурс башланды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдән этномәдәни белем бирү эшен иң яхшы оештыруга гомуми белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Педагог һәм остаз елында Россия Мәгариф министрлыгы кушуы буенча конкурс Россия Федерациясе халыкларының туган телләре Федераль институты үткәрә. Конкурс һөнәри педагогик бергәлеккә этномәдәни белем бирү эшен оештыруның яңа формаларын ачыклау өчен уза.  Анда гомуми белем бирү оешмалары педагоглары шәхси рәвештә дә, командага оешып та катнаша ала, шул исәптән коллективларның челтәр хезмәттәшлеге кысаларында да.

Конкурста катнашу өчен 10 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр аның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.  21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр конкурс эшләренә экспертиза һәм бәя бирү узачак.

Конкурска 1 декабрьдә йомгак ясалачак. 10 декабрьгә кадәр онлайн-форматта җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International