Илсур Һадиуллин Ашхабадта Халыкара конференциядә катнаша

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

       Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш визиты белән Төрекмәнстан Республикасында. 

       2023 елның 10 октябреннән 12 октябренә кадәр Ашхабадта «Здравоохранение, образование и спорт в эру Возрождения новой  эпохи Могущественного государства» халыкара күргәзмәсе һәм фәнни конференция уза. Чараның төп максаты - мәгариф, сәламәтлек саклау һәм спорт системасын үстерүнең әйдәүче милли һәм халыкара тәҗрибәсе белән уртаклашу, бу өлкәләрдә партнерлыкны алга таба үстерү өчен хезмәттәшлекне җайга салу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International