Быелгы дәрес темасы - "Мессенджерлар". Укучылар аралашу өчен цифрлы сервисларның үзенчәлекләрен өйрәнәчәк һәм VK Мессенджердагы Сферум укыту профиленең мөмкинлекләре белән танышачак, шулай ук мессенджерларны булдыру һәм үстерү өчен кирәкле IT-һөнәрләр турында беләчәк. Сез проектка сылтама буенча кушыла аласыз.
Мессенджерлар белән эшләүче белгечләрнең күнекмәләре һәм бурычлары турында күбрәк белергә теләгән өлкән сыйныф укучылары өчен VK Мессенджер экспертлары белән бергә "Тест-драйв IT-профессий" профориентация симуляторында махсус юнәлеш башлап җибәрәчәк. Анда 1-11 сыйныф укучылары компьютер, планшет яки смартфонтан катнаша алачак. Моның өчен "Саннар дәресе" проекты сайтына күчәргә һәм каталогта дәресне VK дан сайларга кирәк.