Быел конкурс 16 номинация буенча узачак: Гран-при «Ел студенты», «Студентлар иҗтимагый оешмасы», «Студентлар үзидарәсе органы», «Студентлар хезмәт отряды», «Студентларның яшь иҗат коллективы», «Студентлар проекты», «Студентларның ел проекты», «Ел спортчысы», «Ел журналисты», «Ел волонтеры» һ.б. Быел «Ел старостасы» дигән яңа номинация кертелде.
Традиция буенча, бәйгене шәһәр студентлар советы, “Нур” яшьләр үзәге үткәрә. Югары һәм һөнәри белем бирүче мәгариф оешмалары, шулай ук шәһәр студентлары гаризаларын 10 ноябрьгә кадәр электрон рәвештә бирә ала (PDF форматы). 25 ноябрьгә кадәр конкурс экспертлары портфолионы бәяләячәк, ә 15 декабрьгә кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә көндезгн тур узачак.