Алабугада педагог Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасын ачтылар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Алабугада  педагог Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ачылды. Ул күп еллар Алабуга дәүләт педагогика институтында эшләде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, истәлек тактасын ачу - педагог хезмәтен мәңгеләштерергә ярдәм итәчәк һәм үсеп килүче буынга укытучы һөнәренең мөһимлеген искәртәчәк.

Маһинур Фәйзуллинаның истәлек тактасын кайчандыр гаиләсе белән яшәгән торак йортның фасадына урнаштырдылар. Якында гына сирень куагы утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International