"Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында Алабуга районында "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь уртасында Алабуга районында Морт мәктәбе базасында "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәге ачылды.

 “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында мәктәптә биология, химия һәм физика кабинетлары ремонтланды. Шулай ук,  2 млн. сумга якын җиһазлар урнаштырылган. Биредә физика, биология, химия, экология, физиология, нейротехнология, ноутбуклар, күпфункцияле җайланма һәм башкалар буенча цифрлы лабораторияләр барлыкка килде.

 "Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты кысаларында 3 нче урта мәктәпкә 2,6 млн. сумлык җиһаз алынган. Сыйныфларда ноутбуклар, интерактив панельләр, телевизор һәм күпфункцияле җайланмалар урнаштырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International