11 октябрьдә Мәскәүдә «Россия энергетика атнасында» ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан дәүләт энергетика университеты белән «Россети» ГАҖ һәм «Көч машиналары» АҖ арасында килешү имзаланды. Килешү кысаларында, электр техник тармагын үстерү һәм сыйфатлы кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү буенча өстенлекләрне исәпкә алып, һәрьяклап хезмәттәшлекне үстерү күз алдында тотыла.
Халыкара форум «Манеж» мәйданчыгында 11 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр уза, ул заманча ягулык-энергетика комплексы үсешенең актуаль тенденцияләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Форумны оештыручылар - Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә. "Росконгресс" фонды һәм РФ Энергетика министрлыгы.