9-11 октябрь көннәрендә Иркутск өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында туган (татар) тел укытучыларының төбәкара семинар-киңәшмәсе узды. Аның составында төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, КФУның Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең гомуми лингивистика, лингвокультурология һәм күчерү кафедрасы доценты Кадрия Фәткуллова, Казан шәһәре Совет районының аерым предметларын тирәнтен өйрәнү белән 171 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рания Галиәкбәрова, Арча муниципаль районының Курса-Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова бар иде.
Чараны уздыруның максаты - Иркутск өлкәсендә этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.