Имзалау тантанасы 10 октябрьдә Осинский районы территориясендә татар телен саклау мәсьәләсе буенча төбәкара семинар кысаларында узды. Беренче килешүгә Иркутск өлкәсенең Осинск районы Козьмина исемендәге Рус Янгут урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбе кул куйды. Хезмәттәшлек турында икенче килешүне Осинск 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казанның Совет районы 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе имзалады.
Иркутск өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәктәпләр мәгариф системаларын үстерүнең актуаль проблемалары буенча уртак фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, педагогик укулар уздыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итәчәк. Моннан тыш, килешүләрдә катнашучылар конкурслар, олимпиадалар һәм сәләтле укучыларны ачыклау һәм үстерү өчен башка интеллектуаль ярышлар үткәрергә, уку материаллары белән алмашырга ниятли.