Мәскәүлеләр 13-15 октябрьдә "Татарча-диктант"ны өч мәйданчыкта язачаклар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Традиция буенча тестны Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенең татар теле укытучысы, КФУның Каюм Насыйри институты методисты Альбина Вәлиева үткәрәчәк.

Бу юлы үз белемнәреңне 13 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәптә тикшерергә мөмкин булачак. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә тестлаштыру 14 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук, 15 октябрьдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәгендә 17.30 сәгатьтә тикшерергә мөмкин булачак.

«Татарча диктант» акциясе Россиядә һәм башка илләрдә 2016 елдан бирле уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International