Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова IV чакырылыш Казан шәһәр думасының 25 нче сессиясендә хәбәр итте.
"Яшь армиячеләр хәрәкәте үсешенә 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу акчаларга махсус экипировка: 120 кышкы һәм 560 җәйге комплект сатып алынган. Әмма бу яшь армиячеләрнең гомуми санының 10% ын гына тәшкил итә, - диде Г.Сәгыйтова.
Докладчы билгеләп үткәнчә, хәрәкәттә катнашучылар күп кенә масштаблы чараларга актив җәлеп ителә, шул исәптән башка регионнарда да, ә форма искергән һәм аны яңартырга кирәк.