Түбән Кама балалар бакчасында реконструкциядән соң бассейн ачылган

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың  74 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янә йөзү белән шөгыльләнә алачак.  Бакчада  реконструкциядән соң бассейн  эшли башлаган.  Балалар һәм ата-аналарның  шатлыкларын  уртаклашырга мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Сибгатуллин һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы урынбасары Елена Горшкова килделәр.

Балалар бакчасы мөдире Ләйсән Сәлахова бассейнга капиталь ремонт күптән кирәк булуын билгеләп үтте. "Берничә ел бассейн эшләмәде. Безнең нәниләр йөзү белән шөгыльләнә алмадылар. Әмма бүген безнең яңадан сәламәтлек утравы барлыкка килде, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International