Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабында Татарстан Республикасының 178 гомуми белем бирү оешмасының 516 укучысы катнашты (ai.edu.gov.ru).
9 рукучы югары дәрәҗәдә әзерләнүләрен күрсәттеләр һәм олимпиаданың төп этабында - ярымфиналда катнашуга үттеләр, ул 2023 елның 11-14 октябрендә дистанцион форматта узачак. Олимпиаданың йомгаклау этабы 2023 елның ноябрендә көндезге формада узачак. Финалистларга VK компаниясеннән чын кейсларда машина укытуның комплекслы мәсьәләләрен чишәргә туры киләчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 2023 елның 18 ноябрендә Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында ВДНХда узачак.