«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү» мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы 2026 ел белән генә чикләнми һәм озак сроклы булачак. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгариф комитеты утырышында, "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы өлешендә федераль бюджет проектын формалаштыру мәсьәләсе буенча чыгышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте.
Ул ассызыклаганча, федераль закон проектында 2024 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 575,2 млрд сум каралган. Шул ук вакытта әлеге дәүләт программасы буенча федераль бюджет проекты күрсәткечләре 2024 елда 19,9 млрд сумга, 2025 елда - 21,7 млрд сумга, ә 2026 елда - 14,6 млрд сумга арткан.
"Мәгариф" илкүләм проекты буенча турыдан-туры бюджет күләме, элек кабул ителгән параметрлар белән чагыштырганда, 2024 елда кимемәде. 2025 һәм 2026 елларда ул 2,7 һәм 2,3 млрд сумга арткан.