Россиядә укытучылар өчен "Учительский билет" аналогы барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратованың бу инициативасын мәгариф министры Сергей Кравцов хуплады.
“Педагоглар өчен "Учительский билет"ка килгәндә, минемчә, бу дөрес идея, бик яхшы, - диде Сергей Кравцов пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасының мәгариф комитеты утырышында. - Бәлки, аны яңа илкүләм проект кысаларында карап булыр.
Утырышның төп темасы 2024 елга бюджет проекты булды. Мәгариф өлкәсенә 2024 елда 1 триллион 546 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу 2022 елга караганда 137 миллиард сумга күбрәк.
Бюджет акчаларын бүлгәндә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча президент программасына, яңа регионнарның уку йортларын Россия белем бирү киңлегенә интеграцияләү һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. Әйтик, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәсендә мәгариф учреждениеләрен кораллы саклауга чыгымнар аерым каралган.