Сергей Кравцов: «Безнең төп бурыч - мәктәпләрдә һәм балалар үзәкләрендә алып барыла торган тәрбия эшләрен тәңгәлләштерү»

2023 елның 13 октябре, җомга

Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов  «Большие смыслы - 2023» балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручыларның Бөтенроссия форумында сөйләде.  Форум «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә уза. Чара илнең 70 төбәгеннән педагогларны, вожатыйларны, мәктәп, балалар лагерьлары хезмәткәрләрен, яшьләр хәрәкәтләре һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре, Россия Мәгариф министрлыгы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен берләштерде. Форумның пленар утырышы модераторы Бөтенроссия балалар үзәге директоры Игорь Журавлев.

«Региональ балалар ялы системасын үстерү перспективалары» форумының пленар утырышында чыгыш ясап, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов балалар ялының бердәм системасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International