ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Юдино бистәсендәге «Сәләт» өстәмә белем бирү үзәгендә һәм 417 нче яңартылган балалар бакчасында һәм тәрбия һәм укыту татар телендә алап барыла торган «Раушан» дигән катнаш төрдәге балалар бакчасында булды. Республика башлыгын Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.
“Сәләт” үзәгенә 2,4 мең бала йөри. Шул исәптән сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә шартлар тудырылган. Яшь казанлылар техник фәннәрне өйрәнәләр, гончар осталыгы нигезләрен өйрәнәләр, спорт, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәләр. Рөстәм Миңнеханов үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты, спорт һәм хореография залларында, гончар остаханәләрендә, уку классларында, вокаль студиядә, медиа-үзәктә, авиамодельләштерү һәм робототехника кабинетларында булды. Шулай ук, "Беренчеләр хәрәкәте" җирле активы белән очрашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Лейтенант Красиков урамындагы 417 нче балалар бакчасында капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты.