16 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр илебезнең барлык укучыларына да үз укытучысы белән бергә яраткан шигырен укып бергә видеоролик язарга тәкъдим ителәчәк, ә балалар музыка мәктәпләре һәм өстәмә белем бирүнең башка учреждениеләре укучыларына инструменталь яки вокаль музыкаль әсәрне бергәләп башкару һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге язманы #укытучы хештегы белән бергә бастырып чыгарырга тәкъдим ителәчәк.
Акция кысаларында Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре үзләренең укытучылары һәм остазлары турында, аларның иҗади тормышларына ничек йогынты ясаганнары турында сөйләячәкләр.
Акция нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары 30 иң кызыклы шигъри һәм 30 музыкаль эш сайлаячак. Җиңүчеләр "Укучылар өчен мәдәният" проектыннан сертификатлар һәм бүләкләр алачак, ә иң яхшы башкаручыларның видеороликлары «Культурадляшкольников.РФ» потралына керәчәк.